Тәтеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә «Халык уен кораллары оркестрына кушылып сугыш еллары җырлары» дигән икенче район ансамбль башкаручылары конкурс-фестивале узды. Чара илебезнең үткәне һәм Бөек Ватан сугышында халык күрсәткән батырлык турындагы истәлекне саклауга багышланган иде.
Тәтеш кадет мәктәп-интернатының 5 нче сыйныф укучылары чыгышы аерылып торды. Балалар, Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары һәм укытучыларыннан торган халык уен кораллары оркестры озатуында, легендар «Өч танкист» җырын башкардылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча кадетлар I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Котлыйбыз!