Саба муниципаль районында «Зарничка» район саф белән йөрү җыры конкурсы узды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Шемәрдән 2 нче «Теремок» балалар бакчасы» тәрбияләнүчеләре үз чыгышлары белән аерылып тордылар.
Сафка басуның гадәти булмаган рәвеше чыгышның үзенчәлеге иде: командада кызлар гына, ә командир — малай иде. Бу чыгышка оригинальлек өстәде һәм жюри белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.
«Без кызлар кая барсак та, без беренче урында!» («Мы девчата хоть куда, с нами первые места!») девизы астында чыгыш ясаган «Девчата» командасы югары әзерлек күрсәтте.
Бу җиңүдә балалар бакчасы тәрбиячеләре: Закирова Айгөл, Кошкина Ильмира, Захарова Аннаның хезмәте зур. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Девчата» командасы лаеклы рәвештә беренче урынны яулады.
#МәктәпкәчәБелемБирүЕлы
#ГДОТатарстан