КНИТУ-КАИның «Инноватика» юнәлеше буенча цифрлы икътисад кафедрасы студенты Камилә Җиһаншина «Кулланучылар кубогы — 2026» Яшьләр чемпионатының финалына узды. Оештыручылар конкурсның сайлап алу этабына нәтиҗә ясады.
Цифрлы грамоталылыкны арттыруга һәм Россия ИТ-чшелешләрне үзләштерүгә юнәлтелгән бу масштаблы белем бирү проекты яшьләрдә зур кызыксыну уятты.
Оештыручылар Россиянең 84 төбәгеннән, шулай ук башка илләрдән барлыгы 14 900 гаиза кабул итте.14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр, берничә конкурс юнәлеше буенча белем алу һәм алган белемнәрен практикада куллану өчен, Россия программа тәэминатыннан бушлай файдалану мөмкинлеге алдылар.