КНИТУ-КАИ галимнәре көчәнешне төгәл үлчәү өчен җайланма уйлап таптылар

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

КНИТУ-КАИ галимнәре алмаш электр кыры көчәнешен югары төгәллек белән үлчәү җайланмасын конструкцияләделәр. Мондый үлчәгечләр энергетика инфраструктурасының ышанычлылыгын, куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Мисал өчен, алар электротехника приборларының тотрыклы эшләвен тәэмин итә, аварияләрне кисәтә, челтәр параметрларын контрольдә тота һәм электр энергиясе сыйфаты күрсәткечләрен исәпли.

Казан тикшерүчеләре патентлаган җайланма оптика принципларына нигезләнгән. Үлчәгеч җепселле Брэгг рәшәткәсе нигезендәге оптик датчик кулланып эшләнгән.

КНИТУ-КАИ галимнәре Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәттән RU 2 858 824 номерлы патент алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International