Актаныш районында СВОда катнашучылар белән «Батырлык дәресе» узды

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлегендә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән «Батырлык дәресе» узды. Укучылар белән очрашуга Афган сугышы ветераны Илшат Әхмәтов, СВОда катнашучы Риваз Рәхмәтуллин һәм Батырлык ордены кавалеры Алфис Шәйхелмәрдәнов килде.

Архив бүлеге җитәкчесе Фирүзә Минһаҗева сүзләренчә, чара Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган план кысаларында оештырылган. Ел дәвамында архив балалар һәм яшьләр өчен тарихка һәм патриотик тәрбиягә багышланган тематик очрашулар уздыра.

«Батырлык дәресе»ндә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф укучылары катнашты. Балалар Афганстан, Чечня һәм махсус хәрби операция зонасында булган кешеләр белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International