Б.Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында робототехника буенча Татарстанның «Робоказань» беренче ачык турниры башланды. Анда бөтен Идел буеннан 2 меңнән артык бала катнаша.Турнирны төп алып баручы белән бергә аның ярдәмчесе — Unitree G1 роботы ачты. Ул аз сөйләсә дә, чыгыш ясаучыларны сәламләде һәм алкышлады.
Залга җыелган яшь робототехника белгечләрен бу тамаша сокландырды. Ярышларның приз фонды — 300 мең сум. Ул турнир җиңүчеләре арасында бүленәчәк.
Катнашучылар биш юнәлеш буенча көч сынашачак: технологик эшмәкәрлек, спорт робототехникасы, цифрлы ИТ-стартаплар, ЯИ-хакатон һәм киләчәк технологияләре.