Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Советлар Союзы Герое Сергей Евдокимович Кузьмин исемендәге Чистай кадет мәктәп-интернатында патриотик чаралар сериясе узды. «Җиңү кайтавазы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, тәрбия эшләре буенча киңәшче «Тарих сакчылары» мәктәп хәрәкәте активлары белән берлектә «Тере хәтер» проектына кушылды.
Укучылар Бөек Ватан сугышы елларын узган туганнарының тарихын җыйдылар һәм тәкъдим иттеләр.
Кадетлар карт бабаларының һәм карт әбиләренең алгы сызыкта ничек сугышулары, заводларда тәүлегенә 16шар сәгать эшләүләре, фронттан хатлар көтүләре һәм Җиңүгә ышанулары турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар.