Иннополис университеты тау геомеханикасы өчен ЯИ- чишелешен патентлады

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

ИТ-югары уку йортының Индустриаль һәм сәнәгать чишелешләре үзәге экспертларының әлеге уйлап табуы скважиналар бораулаганда алынган тау токымнары — керн фотосурәтләрендә ярыкларны, сынуларны, тамырларны һәм башка геологик структураларны автоматик рәвештә аерып күрсәтә. Яңа ысул геология-разведка эшләре вакытында керн анализының төгәллеген дистәләгән тапкыр арттырырга һәм файдалы казылмалар ятмаларының геологик модельләрен төзүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу эшләнмә тау казу тармагында керн материалын тикшергәндә, каты файдалы казылмаларны эзләгәндә, шулай ук тау токымнарының структур үзенчәлекләренә тиз һәм объектив анализ таләп ителгән төзелеш өлкәсендә файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International