Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә «Медиа» конкурсының сайлап алу этабы узды

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» (Вернуть детство) округ фестивале кысаларында «Медиа» конкурсының сайлап алу этабы узды. Анда Татарстан Республикасының 7 балалар йортыннан 14 талантлы бала катнашты. Аларның һәрберсе видеороликлар аша мөһим социаль темаларга үз карашын тәкъдим итте.

Конкурс программасы ике өлештән торды: катнашучылар социаль темага алдан әзерләнгән видеоролик күрсәттеләр һәм конкурс барышында ук яңа ролик иҗат иттеләр. Эшләрне компетентлы жюри бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре:

1 урын — Чистай балалар йорты.

2 урын — Әлмәт балалар йорты.

3 урын — Лениногорск балалар йорты.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International