Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы истәлегенә истәлек тактасы һәм музей ачылды

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәренең 7нче мәктәбе базасында махсус хәрби операциядә катнашучы, гомерен Ватанга хезмәт итүгә һәм яшьләрне тәрбияләүгә багышлаган педагог һәм офицер – майор Сергей Петрушенко истәлегенә мемориаль такта һәм музей экспозициясе ачылды.

Тантаналы чара 6 майда узды. Сергей Ивановичның искә алуга аның туганнары, хезмәттәшләре, укучылары, администрация вәкилләре һәм шәһәр халкы килде.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка, геройның хатынына һәм кызына бирелде. Чарада катнашучылар хәрбинең истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International