Менделеевск шәһәренең 12нче «Нәни даһи» балалар бакчасында үзенчәлекле бәйрәм — Җиңү көне узды. Чара бабаларыбызның каһарманлыгына карата тирән хөрмәт һәм Ватаныбыз өчен ихлас горурлык хисләре белән сугарылган иде.
«Без — данлы Җиңү оныклары» җыры нәниләр башкаруында аеруча ихлас яңгырады. Сәхнәдән сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр яңгырады, хәтер шәме кабыздылар. Башларын иеп, тәрбияләнүчеләр геройларның истәлеген хөрмәтләп бер минут тын тордылар. Өлкән төркемгә йөрүче кызлар башкаруында «Кызыл мәкләр» биюе һәм әзерлек төркеменең тынычлык символы булган күгәрченнәр белән биюе тамашачыларның күңеленә хуш килде.
#ҖиңүКөне #9Май #ҮлемсезПолк #ХәтерлибезГорурланабыз
#ҖиңүӨченРәхмәт #ҖиңүКөне2026
#МәктәпкәчәБелемБирүЕлы
#МББТатарстан#МәгарифМенделеевск