«Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан мәктәпләрендә эшләп килүче медиа-командаларны бер мәйданчыкта җыйды.

Фестиваль мәктәп журналистикасын үстерүгә, укучыларның иҗади потенциалын ачуга һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелде. Анда мәктәп газеталары, журналлар, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлар һәм башка медиаформатларда эшләүче командалар катнашты. Фестивальгә Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителде. Финалга Актаныш, Мөслим, Арча, Балтач, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә һәм башка районнардан, шулай ук Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән 20 медиаүзәк үтте.

Финал көнендә катнашучылар өчен вертикаль видео, ясалма интеллект һәм карточкалар ясау буенча практикумнар, «Татмедиа» буенча экскурсия, «Ялкын» журналы эшчәнлеге белән танышу, шулай ук ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән очрашу узды.

Бүләкләр тапшыру тантанасында дәрәҗәле кунаклар – фестивальнең оештыручылары катнашты. Сәламләү сүзләре белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Садыйков Шамил Мөхәммәт улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Советы Рәисе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина, Татарстан Республикасында «Первый Патриот» төбәк бүлеге рәисе Самолдина Ирина Анатольевна, «ШАЯН ТВ» телеканалы баш мөхәррире Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы чыгыш ясады.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:

«Коллегалар белән бу эшкә алынганда аның никадәр масштабы булачагын күз алдына да китермәгән идек. Чын зур бәйрәм килеп чыкты. Алга таба да очрашырбыз, бу юнәлешне үстерүне дәвам итәрбез, дип өметләнәм. Бу вакыйгага өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, барлык җиңүчеләрне котлыйм!»дип белдерде.

«Рус телендә мәктәп медиасы» номинациясендә Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе – «Медиазвезды / МедиаЙолдызлар» командасы җиңүче булды. «Татар телендә мәктәп медиасы» номинациясендә Казан шәһәре Мәскәү районының «КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»нең «Сәләт-Мәрҗән» клубы командасы җиңү яулады.

ГРАН-ПРИ ияләре – Әлмәт шәһәреннән DIGITAL KiDS командасы. Җиңүчеләр «Тур для СВОих» социаль туристик маршруты кысаларында Россия Федерациясе төбәкләренең берсенә бару мөмкинлегенә ия булды.

Шулай ук «Ялкын» фестивале җиңүчеләре «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең финалы да узды. Моннан тыш командаларга «Ялкын» журналы, «ШАЯН» телеканалыннан һәм Алдынгылар хәрәкәтнең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсеннән махсус бүләкләр тапшырылды.

Тантана кысаларында укытучыларны бүләкләү дә узды. Мәктәп укучыларының казанышлары остазларның һөнәри осталыгы һәм эшкә бирелгәнлеге, шулай ук аларның даими ярдәме белән турыдан-туры бәйле булуы билгеләп үтелде.

«Сезнең уңыш – иң беренче чиратта укытучыларыгызның казанышы. Безнең өчен бу проектның алга таба да үсеш алуын дәвам итүе бик мөһим. Балалар үсә, мәктәпне тәмамлый, алар урынына яңалары килә, шуңа күрә укытучыларның бу процесста калуы, кызыксынуларын саклавы аеруча әһәмиятле», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

«Татар телендәге мәктәп медиасы» номинациясе

1 УРЫН

 «Сәләт-Мәрҗән» клубы 

(Казан шәһәре Мәскәү районының «КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе»)

2 УРЫН

Тәнәфес/Перемена 

(ТР Апас районы «Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе»)

3 УРЫН

Школьная медиастудия/Мәктәп медиастудиясе 

(ТР Балтач районы «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе»)

 

«ЯЛКЫН»НАН МАХСУС ПРИЗ

«Сердәш» радиосы 

(ТР Актаныш районы «1нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе»)

МгТВ мәктәп телевидениесе 

(ТР Мөслим районы «Мөслим гимназиясе»)

 

Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТАТМЕДИА» Акционерлык Җәмгыяте, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» Акционерлык Җәмгыяте, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасы «Первый Патриот» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәте балалар һәм яшьләр Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International