Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион сафта йөрү җырлары смотры узды

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында балалар бакчаларының өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр арасында традицион сафта йөрү җырлары смотры узды. Чара Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган иде. Ул инде алтынчы ел рәттән үткәрелә һәм күркәм традициягә әверелде.Тантаналы чарада Азнакай шәһәренең 15 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты.

Нәниләр тантаналы марш үттеләр, бердәмлекләрен күрсәттеләр һәм Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International