Казанда 18нче лицейны тәмамлаган укучылар истәлегенә «Герой парталары» ачылды

2026 елның 8 мае, җомга

Казанның 18 лицеенда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары – кече сержант Айрат Садыйков һәм Данил Зариповистәлегенә «Герой парталары» ачылды.

«Герой партасы» белем бирү проекты «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан «Яңа мәктәп» проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул Ватан сакчылары турындагы истәлекне саклауга, шулай ук укучыларда батырлыкка һәм Ватанга хезмәт итүгә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Тантаналы чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнарын башкару белән башланып китте. Чарада Казан шәһәр Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Тәнзилә Ракыва, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Молодая Гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, 18нче лицей директоры Яна Кубец, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең туганнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International