21 апрельдән 24 апрельгә кадәр Дж. Кл. Максвелл исемендәге физика буенча мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Ярышлар бер үк вакытта ике мәйданчыкта: «Сириус» белем бирү үзәгендә һәм Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә МФТИ Физтех базасында үткәрелде.
Олимпиадада Татарстан Республикасыннан 36 укучы катнашты һәм алар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте! Котлыйбыз, горурланабыз һәм аларга алга таба да җиңүләр, фәнни ачышлар һәм олимпиада хәрәкәтендә яңа үрләр телибез!