7 майда Җиңү музеенда «Без срока давности» Халыкара иншалар конкурсы һәм Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Анда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты. Иң яхшы эшләрне 92 укучы һәм көллият студенты тәкъдим итте. Ведомство башлыгы конкурста катнашучыларның иншаларыннан өзекләр китерде һәм өч укучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә аларның укытучы-остазларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Халыкара сочинениеләр конкурсының абсолют җиңүчеләре: Санкт-Петербургның Красносельский районы 509нчы мәктәбе укучысы Вероника Смирнова һәм аның остазы Василиса Барабанова; Донецк шәһәренең 1нче күппрофильле лицееннан София Димакова һәм остазы Мария Костина; Брянск өлкәсе Жуковка шәһәренең Советлар Союзы Герое Дмитрий Сергеевич Езерский исемендәге 1нче лицейдан Матвей Кузнецов һәм аның педагогы Лариса Иванькова министр кулыннан бүләкләр алды.
2026 елда проектның конкурс чараларында Россиянең барлык төбәкләреннән 500 меңнән артык укучы һәм студент катнашты.