«КИНОСФЕРУМ.РФ» беренче илкүләм балалар һәм яшүсмерләр контенты платформасында патриотик документаль проектлар, нәфис фильмнар һәм мультфильмнар тәкъдим ителде.
Алар арасында РФ Мәгариф министрлыгы карарга тәкъдим иткән тасмалар да бар. Фильмнар исемлеге Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан әзерләнгән. Платформада Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән, сугышкан, көткән һәм җиңеп чыккан кешеләргә багышланган фильмнар һәм проектлар тупланган.
Алар арасында «Бөек Җиңү: барыбыз өчен дә берәү» (Великая Победа: одна на всех), «Сугыш балалары. Крым» (Дети войны. Крым) документаль проектлары, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы һәм Росдетцентр инициативасы белән иҗат ителгән «Җиңү укытучылары» (Учителя Победы) хезмәте бар.