31 августка кадәр өлкәннәр һәм балалар «Дөнья бәхет ясый» IV Халыкара иҗат фестивалендә катнашу өчен гариза бирә алалар. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән онлайн һәм офлайн форматларда уздырылачак. Конкурска тематик рәсемнәр, фотографияләр, плакатлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм эсселар кабул ителә.
Ул өч яшь төркемне берләштерә: 7–13 яшь, 14–18 яшь, 19 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.
Җиңүчеләр һәм финалистлар Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеге алачак. Лауреатлар дипломнар, ә катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Үткәрү вакытлары: эшләрне кабул итү — 10 февраль – 31 август; оештыру комитеты эше — сентябрь – октябрь; йомгак ясау — 2026 елның ноябрь – декабрь айлары.
Үткәрү форматлары: онлайн һәм көндезге (очно).