5 майда Казанның «МИР» кинотеатрында «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» тулы метражлы документаль фильмының премьерасы булды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Вахитов районы кадетлары, мәктәп укучылары һәм хәрбиләр өчен махсус оештырылды.
Картина Президент мәдәни инициативалар фонды булышлыгы белән «Созвездие кино» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Тасма федераль әһәмияткә ия һәм күренекле шагыйрь-патриот турындагы истәлекне саклауны максат итеп куя.
Тамашачылар алдында фильмның режиссеры һәм продюсеры Алексей Егорычев чыгыш ясады. Ул башта тасманың яшьләр өчен белем бирү проекты буларак планлаштырылуын, әмма премьерада өлкән буынның да сюжетны зур кызыксыну белән күзәтүен билгеләп үтте. 52 минутлык картина аудиториядә җанлы кызыксыну уятты.