Бөек Җиңү көне алдыннан Тәтеш кадет мәктәп-интернаты кадетлары һәм яшьармиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Авдонинның хәлен белергә бардылар. Алар ветеранга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Ветеран өчен балалар бәйрәм программасы әзерләгәннәр: марш, җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Очрашу ахырында ветеранга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.