Бөек бәйрәм алдыннан Бөгелмә шәһәренең 38 нче «Золотой улей» балалар бакчасында Җиңү парады узды.
24 нче «Тургай» балалар бакчасында Җиңү көненә багышланган «Буыннар авазы» бәйрәм программасы оештырылды. Бу көнне нәниләр ата-аналары белән бергә сугыш еллары җырларын һәм Бөек Җиңүгә багышланган заманча композицияләрне башкардылар.
Җиңү көне уңаеннан 14 нче прогимназиянең мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды.
22 нче «Золотая рыбка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Хәрби дан музеенда булдылар.
12 нче «Буратино» балалар бакчасында ветераннар Диләрә Җиһанша кызы һәм Касыйм Сабирҗан улы Хәсәновлар белән очрашу үткәрделәр.
Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә мәктәбенең кадетлары автоматны сүтү һәм җыю буенча мастер-класс күрсәттеләр.Боннан тыш, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Җиңү көненә багышланган берничә патриотик акциядә актив катнаштылар. Иң әһәмиятле чаралар арасында: «Җиңү тәрәзәләре», «Хәтер стенасы», «Георгий тасмасы», «Җиңү укулары», «Җиңү символлары», «Хәтер бакчасы», «Ветеранга открытка» һәм башка бөтенроссия акцияләре бар.