Агымдагы елның 4 июненә кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәр һәм укытучылар өчен грантлар алуга конкурс кабул ителә (алга таба — конкурс).Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни һәм белем бирү оешмаларында югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәр һәм укытучылар ккатнаша ала.
Конкурста катнашу өчен түбәндәге документлар тапшырыла:
Гариза (docx).
Проект тасвирламасы (docx).
Документлар көн саен, 8:30дан 17:30га кадәр түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт, 114 нче кабинет, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге өчен» дигән билге белән кабул ителә. Документлар электрон рәвештә als7701@yandex.ru электрон почтасына дубликат итеп җибәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-57-82 (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге).