2026 елның 8 маенда гуманитар, табигый һәм техник юнәлешләр буенча көндезге уку формасы студентлары өчен 2025/2026 уку елының 2 нче семестрына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендияләренә конкурс (алга таба — конкурс) башлана.
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар югары белем бирү оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең документлар әйләнеше һәм контроль секторына кулдан (114 нче кабинет) яисә бәясе күрсәтелмичә генә почта җибәрүе аша түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, шулай ук Татарстан Республикасының бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы аша юллана.
Оешма Татарстан Республикасының бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасына тоташмаган очракта, әлеге документларның электрон үрнәкләре an.rt@tatar.ru электрон почта адресына «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендияләре конкурсына» дигән тамга белән җибәрелә.
ТР ФА президиумы карары нигезендә 30 стипендия гамәлгә куелды. Стипендия бер семестрга билгеләнә.
Белешмәләр өчен контактлы телефон номеры: 8(843) 292-57-82, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге.