Тәтеш кадетлары Тәтешнең балыкчылык тарихы музеенда Батырлык дәресендә катнаштылар. Остазлары Айрат Ибраһимов белән бергә алар шәһәрнең хәрби үткәненә кайттылар.
Кадетлар сугыш вакытында Тәтеш турындагы хикәяләрне тыңладылар: Идел буендагы кечкенә шәһәрнең авыр, тыйнак тормышы белән таныштылар. Алар шул еллардагы ризыкларны татып карадылар. Сугышның хәтта икмәк тәмен дә үзгәртүен белделәр.