Алдынгы инженерлык мәктәбендә яшь геологлар мәктәбе эшли. Балалар геология, геофизика кебек фәннәрне геология кафедрасы мөдире Рәмис Борханов җитәкчелегендә өйрәнәләр.
Быел беренче кыр маршруты Әлмәт районында узды. Экспедиция белән доцент Рәмис Борханов җитәкчелек итте һәм аларга уңыш елмайды. Балалар борынгы икекапкачлы моллюскаларның тыгыз төркемен - Казан псевдомонотисын (Pseudomonotis kazanensis) тапканнар.
Бу затлар Пермь чорында, якынча 272-254 миллион ел элек яшәгән. Кабырчыклар яхшы сакланган: характерлы кабыргалар, кабарынкы кәүсәләр - гүя аларны әле генә диңгездән алганнар.
Табылдыклар хәзер геологик музей коллекциясен тулыландырачак һәм укуда, фәндә кулланылачак. Ә яшь геологлар чирек миллиард еллык табылдык белән горурлана алалар.