«Җиңү автобусы!» Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты аша узды

2026 елның 8 мае, җомга

Кама Тамагы кадет мәктәп-интернатында «Җиңү автобусы!» акциясе оештырылды. Бу чара гына түгел, ә бабаларыбызның батырлыгына карата тирән хөрмәт, буыннарның какшамас бәйләнеше символы һәм Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынуын искә төшерүче вакыйга.

Бу көнне мәктәп патриотизм үзәгенә әверелде. «Җиңү автобусы!» — ул гади транспорт чарасы гына түгел, ә бәяләп бетергесез ядкарьләр: фронт хатлары, ветераннарның фоторәсемнәре, сугыш чоры кораллары, тыныч күк йөзе өчен көрәчеләрнең бүләкләре һәм шәхси әйберләре белән тулыландырылган күчмә музей.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International