Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Математика кирәк, математика мөһим
2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Шәһәрнең 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенә узган атнаның җомгасында төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары җыелган иде. Әлеге чара республикада игълан ителгән Математика елы һәм 4нче мәктәп базасында 2нче декабрьдән 9ына кадәр узган төгәл фәннәр атналыгы кысаларында оештырылган иде.
Кунаклар 6нчы, 7нче һәм 11нче сыйныфларда ачык дәресләрдә катнаштылар. Укучылар дәресләрен гадәти булмаган, мавыктыргыч формада үзләштерделәр. Әлеге сыйныфларның барысында да укытуның Сингапур алымы элементлары кулланылды. Бу да укучыларның әзерлекләре югары булуы турында сөйли. Директор урынбасары Рәзинә Әгъләмова сүзләренә караганда, укучылар үзләренең осталыкларын “Мультитест“, “Мавыктыргыч физика“, “Физик кафе“, “Мавыктыргыч саннар һәм фигуралар“ кебек конкурсларда сынап караганнар. Яхшыларның да яхшылары махсус бүләкләргә лаек булганнар. Укучылар “Вакыт машинасы“ исемле театраль тамаша белән дә кунакларны гаҗәпләндерделәр. Балалар борынгы Грециягә, Борынгы Руська, хәтта, киләчәккә дә “сәфәр кылдылар“. Барысы да “Математикасыз дөньяда яшәп булмый икән, аны ничек тә үзләштерергә кирәк,“–дигән нәтиҗәгә килделәр.
Семинарда мәктәпләрнең физика кабинетларын, лабораторияләрен җиһазлау, белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Узган елларда районыбызның күрсәткечләре уртача республиканыкыннан югарырак булган. Киләчәктә артка чигенеш ясарга кирәкми. “Алга таба да яңа алымнарны кулланышка кыюрак кертергә кирәк. Сез балада үз фәнегезгә карата мәхәббәт уятырга тиеш. Бары шул очракта гына укучы яңадан яңа белемнәргә омтылачак,“–диде район мәгариф бүлеге мөдире Артур Ефимов.
Бүген еш кына хәзерге заман кешесенә математика нәрсәгә кирәк, компьютерлар һәм калькуляторлар математиканың мөһимлеген киметә, шуңа күрә аны өйрәнүнең әһәмияте юк, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әмма бу фәнне өйрәнүнең үз бурычлары бар. Күңелдән арифметик исәп-хисап ясау логик фикерләүне үстерергә булыша. Шуңа күрә, математика безгә дөрес фикерләргә, акыл эшчәнлегебезне стимуллаштырырга ярдәм итә, диелә ТР муниципаль берәмлекләре порталында урнаштырган хәбәрдә .
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз