2025/26 уку елындагы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының чираттагы циклы тәмамланды.24 гомуми белем бирү фәне буенча узган олимпиаданың финалында катнашучыларның саны 9 208гә җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда 397гә күбрәк.
Уртача алганда, һәр тугызынчы катнашучы берьюлы ике фән буенча чыгыш ясады. Интеллектуаль ярышның җиңүчеләрен һәм призерларын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
Сергей Кравцов сүзләренчә, быел иң күп кеше катнашкан олимпиада информатика буенча булган. Анда илебезнең 77 төбәгеннән 1 226 мәктәп укучысы көч сынашты. Шулай ук физика (501 кеше), математика (499 кеше), химия (490 кеше) буенча да катнашучылар күп булган.Җиңүчеләр һәм призерлар саны да арткан: 732 финалист җиңүче дип танылган, 3 509 укучы призер дипломнарына лаек булган.
Балалар Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдалана алачак.