Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә тарихи агарту концепциясен раслады. Документ гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә җибәрелде. Концепциядә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, көллиятләрдә , югары уку йортларында яшьләр арасында уртак Россия гражданлыгын тәрбияләү максатлары, бурычлары, төп юнәлешләре һәм механизмнары билгеләнә.
Концепцияне гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренә укытучылар өчен квалификация күтәрү, укыту материалларын әзерләү, тарих клублары һәм төркемнәрен үстерү, шулай ук яшьләр өчен конференцияләр, конкурслар, олимпиадалар, дәресләр, квестлар һәм проект һәм тикшеренү эшчәнлеге үткәрү керә. Шулай ук 2027 елга тарихи белем бирү өчен мәгълүмати платформа булдыру планлаштырыла.
Концепцияне гамәлгә ашыру планы биш елга исәпләнгән һәм белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген даими күзәтүне, шулай ук Россия хәрби -тарих җәмгыяте, "Знание" җәмгыяте һәм башка оешмалар белгечләренең актив катнашуын үз эченә ала.