Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы балалар ялы мәсьәләләре буенча бушлай федераль кайнар линияне эшләтеп җибәрә.
8 (800) 250-28-90-кайнар линия телефоны буенча белгечләр Россия Федерациясендә балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.
Искәртеп узабыз: 2026 елда 6 миллион бала җәйге ялын файдалы үткәрер дип планлаштырыла.Савыктыру кампаниясендә 40 меңнән артык оешма җәлеп ителәчәк. Балалар лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 228 меңнән артык баласы һәм Россия составына яңа кушылган төбәкләрнең укучылары ял итәчәк.