15–28 июнь көннәрендә Татарстанда “Живой город” фонды тормышка ашыра торган «Видимо-невидимо» театр-педагогика проектының дүртенче сезоны узачак. Катнашу өчен гаризалар фонд сайтында 11 майга кадәр кабул ителде, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проект кысаларында социаль театр эшлеклелеләре Татарстанның авыл мәктәпләренә барып, яшүсмерләр белән бергә «шәһәрлеләр театры» (театр горожан) методы буенча спектакльләр куялар.
Спектакль кую процессы үз эченә театр уеннарын, мастер-классларны, күнегүләрне һәм тренингларны ала.
Спектакльләрне тәүге тапкыр укучылар туган авылларында әти-әниләр, дуслар һәм укытучылар өчен күрсәтәчәкләр. Шуннан соң, ул спектакльләр Казанның MOÑ театр мәйданчыгының һөнәри сәхнәсендә күрсәтеләчәк.