Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына көннәр җылыта башлангач территорияләрне талпаннарга каршы эшкәртү мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп керә.Территорияләрне акарицид (талпаннарга каршы) эшкәртүне оештыру һәм үткәрү өчен турыдан-туры белем бирү оешмалары үзләре һәм аларны гамәлгә куючылар җаваплы.
Урыннарны талпаннардан саклаучы чаралар белән эшкәртү таләпләре Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының "СанПиН 3.3686-21 "Йогышлы авыруларны профилактикалау өчен санитар-эпидемиологик таләпләр" санитар кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында"гы боерыгында күрсәтелгән. СанПиН мәгълүматлары буенча, 3-5 көн үткәч белгечләр эшкәртүнең нәтиҗәлелеген тикшерәләр. 15 календарь көннән соң тикшерү кабат үткәрелә.
Роспотребнадзор кешеләр күп җыела торган урыннарда, белем бирү һәм җәйге савыктыру учреждениеләре территорияләрендә акарицид эшкәртүләрне контрольдә тота. 2026 елда барлыгы 175 мең гектарга якын мәйданны акарицид эшкәртү планлаштырылган.
Россия Мәгариф министрлыгы искә төшерә: лагерьларны һәм белем бирү оешмаларын кабул итү барышында комиссияләр дезинсекциягә һәм акарицид эшкәртүгә шартнамәләр һәм башкарылган эшләр актлары булуын мәҗбүри тәртиптә тикшерә. Бу таләпләрнең үтәлешен җентекләп контрольдә тоту — балаларның тыныч һәм куркынычсыз ялының нигезе булып тора.