Җиңү бәйрәме алдыннан Алексеевск районында капиталь ремонттан соң «Солнышко» балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылды.
Тантанада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов катнашты. Балалар бакчасы мөдире Елена Синякова һәм ата-аналар комитеты рәисе рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.