Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институтының фәнни хезмәткәрләре Гродно өлкәсендәге белоруссия татарларының мәдәниятен һәм тарихын өйрәнделәр

2026 елның 12 мае, сишәмбе

2026 елның 29 апреленнән 3 маена кадәр ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәрләре — Г. Ф. Габдрахманова һәм Х. М. Абдуллин — Беларусь Республикасының Гродно өлкәсе Ивье шәһәрендә экспедициядә булдылар. Сәяхәтнең максаты белоруссия татарларының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган материаллар җыю иде.

Этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Г. Ф. Габдрахманова белоруссия татарларының традицион мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнде. Экспедиция барышында җирле халык һәм Ивье милли мәдәниятләр музее хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук җирле мәчеттә җомга намазыннан турыдан-туры күзәтү алып барылды.

Тикшеренүчеләр белоруссияй татарларының традицион мәдәнияте белән Россия татарларыныкы арасында күпсанлы охшашлыклар ачыкладылар: туй, җирләү, исем кушу йолаларының, Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме кебек мөселман бәйрәмнәрен үткәрүнең охшашлыгы, шулай ук исламга зур игътибар бирү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International