Уфада «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Бу безнең гаилә бәйгесе» (Это у нас семейное) конкурсының округ ярымфиналы башланды. Анда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 285 гаилә командасы катнаша.
Катнашучыларга «Гаилә булу» темасы астында интеллектуаль, иҗади һәм спорт сынауларын үтәргә туры киләчәк. Җиңүчеләр үз төбәкләрен 2026 елның июлендә Мәскәүдә узачак конкурсның финалында тәкъдим итәчәкләр һәм торак шартларын яхшыртуга һәрберсе 5әр миллион сумлык 60 сертификат, шулай ук гаилә белән сәяхәткә бару кебек призлар өчен көрәшәчәкләр.
Округтан катнашу өчен барлыгы 140 меңгә якын гариза — 40 меңгә якын гаилә командасы теркәлгән булган, әмма ярымфиналга 285 гаилә генә үткән.