Казандагы менталь тайпылышлары булган балалар ясалма интеллект ярдәмендә китап иҗат иттеләр

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Казандагы менталь тайпылышлы балалар ясалма интеллект (ЯИ) ярдәмендә китап язганнар.

Быел аларның «Придуманные истории» җыентыгы дөнья күрде. Китап авторлары махсус әдәби-иҗади реабилитация курсы уздылар. Бу хакта Казанның 1 нче мәктәп-интернаты директоры урынбасары Лариса Медведева хәбәр итте.

Китапның тиражы — йөз данә. Җыентыкка кече сыйныфлар өчен 4 әкият кергән. Урта сыйныфлар өчен 3 хикәя, шулай ук өлкән сыйныфлар өчен 3 хиякәя язылган. Авторлар 5-9 сыйныфларда укый һәм «Черное и белое» студиясенә йөриләр.

Укучылар шулай ук патриотик видеороликлар төшергәннәр. ЯИ ярдәмендә фоторәсемнәрне җанландырганнар. Шулай ук музыкаль композицияләр иҗат итәкәннәр. Мондый проектлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International