Казан шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында бизнес-кейс буенча республика чемпионатының көндезге финалы узды.
Ярышта 12 командага берләшкән 120 укучы катнашты. Финалга Казан һәм Түбән кама шәһәрләре, шулай ук Бөгелмә, Кама Тамагы, Минзәлә, Сарман һәм Теләче районнары вәкилләре чыкты.
Жюри катнашучыларның командада эшли белүен, үз фикерләрен төгәл әйтә алуларын һәм үз идеяләрен яклый алуларын бәяләде. Күп кенә командалар югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм биремнәрне чишүгә стандарт булмаган караш күрсәттеләр. Чемпионатта Казанның 146 нчы «Ресурс» лицее, 24 нче лицей-интернаты һәм Түбән Каманың 10 нчы мәктәбе укучыларыннан торган җыелма команда җиңүче дип танылды.