Татарстан Республикасы «Студентлар лигасы» яшьләр оешмасы Яшьләр министрлыгы ярдәмендә тематик мурал ясау буенча республика бәйгесен башлап җибәрә. Җиңүче 50 000 сум акча алачак һәм үз проекты буенча Казандагы 9 катлы торак йортка рәсем ясаячак.
Бу бәйге «Студентлар лигасы»ның 30 еллыгына багышлана. Аның максаты — яшь дизайнерларны, граффитичыларны һәм стрит-арт рәссамнарне җәлеп итеп, Казанда заманча мурал булдыру. Шулай ук Татарстанның талантлы яшьләрен табу һәм аларга булышу.Бәйгедә югары уку йортлары һәм көллият студентлары, шулай ук 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь рәссамнар һәм дизайнерлар катнаша ала. Аерым да, команда белән дә катнашырга ярый.
Бәйге кагыйдәләре, техник бирем һәм өстәмә материаллар тулысынча «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми төркемдә бар: https://vk.com/liga_studentov.