Рособрнадзор башлыгы: 2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшыра башлыйлар

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белән очрашуында 2026 елда БДИ һәм ОГЭның төп чорларын әзерләү һәм уздыру турында фикер алыштылар.

Хөкүмәт рәисе төбәкләрнең БДИ уздыруга әзерлеге белән кызыксынды. Анзор Музаев быел БДИда катнашуга 747 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 663 меңнән артыгы - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары икәнен әйтте. Имтиханнар үткәрү өчен 6 меңнән артык имтихан пункты оештырылачак.

Анзор Музаев шулай ук 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен тарих буенча 2028 елдан башлап телдән мәҗбүри имтихан кертүгә әзерлек турында әйтте, аны тапшыру дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен тагын бер шарт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International