5 майдан 7 майга кадәр Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә "Җиңү кубогы"ның мини-футбол буенча II туры узды.
Ярышларга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Вологда, Ярославль, Волгоград һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Кырым һәм Татарстан Республикаларыннан, шулай ук Донецк Халык Республикасыннан 32 команда җыелды.
Турнир ике дисциплинада үткәрелде: мини-футбол 5×5 (категория В1) һәм мини-футбол 3×3 (В1, В2, В3 категорияләре).
Лаешның «Рубин» мәктәп спорт клубы командасы Татарстанны лаеклы тәкъдим итте. Спортчылар югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр.