Сергей Кравцов: «Петербург Халыкара филология форумы Россиянең рухи бердәмлеге нигезләре һәм чит илдәге фикердәшләр белән элемтәләр буларак рус теле позицияләрен ныгытуда бер адым булачак»

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Санкт-Петербург дәүләт университеты мәйданчыгында 13 майда «Күпмилләтле Россия рус теле һәм мәдәни-мәгариф суверенитеты» I Петербург Халыкара филология форумы эшли башлады. Пленар утырыш барышында РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов рус телен яклауның һәм аны популярлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде.

Чарада катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин сәламләде. Форум Людмила Алексеевна Вербицкий тууына 90 ел тулуга багышланган иде. Ул лингвистика һәм филология, илебез мәгариф системасы үсешенә, педагогларның яңа буынын әзерләүгә зур өлеш кертүче.

Чарада Россия Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләрен рус теле һәм әдәбияты укытучыларына тапшыру тантанасы булды.

Форумда Россиядән, Белоруссиядән, Һиндстаннан, Ираннан, Казахстаннан, Тунистан, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән 350дән артык галим,укытучы, экспертлар һәм хакимият органнары вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International