Актанышта 3 нче балалар бакчасында “Имин шәһәр” дигән кул эшләре конкурсы узды

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Актанышның 3 нче балалар бакчасында ”БДД”ның Актаныш бүлеге белән берлектә оештырылган “Имин шәһәр” кулдан ясалган әйберләр конкурсы узды. Чара балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән иде. Конкурста 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар әти-әниләре белән бергә катнашты.

Пластилин белән ясалган картиналар аеруча кызыклы булды. Балалар пластилин ярдәмендә юл кагыйдәләрен күрсәттеләр. Алар рәсемнәрдә юл билгеләрен, светофорны ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International