Алабуга шәһәренең балалар бакчаларында футбол үсеше 2023 елда 40 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасында 20шәр баладан торган өч команда ачудан башлана. Ә бүген футбол буенча тренировкалар шәһәрнең сигез мәктәпкәчә учреждениесендә үткәрелә: 28 нче «Урман әкияте» балалар бакчасында, 29нчы «Алтын балык», 32 нче «Садко», 34 нче «Радуга», 35 нче «Ләйсән», 36 нчы «Искорка», 39нчы «Килэчэк», 38 нче «Алтын ачкыч” балалар бакчаларында.
Балалар бакчаларында барлыгы 350 дән артык малай һәм 60 кыз футбол белән шөгыльләнә. Тренировкалар кичке вакытта профессиональ тренерлар тарафыннан уздырыла. Балалар футбол буенча турнирларга Алабугада гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләренә дә баралар.