Әлкидә быел 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Узып баручы елда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү программасы кысаларында Әлки муниципаль районында 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Тагын 10 мәктәптә җылы санузеллар булдырылган, моңа 6 миллион сумнан артык акча тотылган.
2014 елда Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясалачак, Иске Матак балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Энергияне саклауга юнәлтелгән программага 9 мәгариф учреждениесен ремонтлау кергән, ә 2,3 миллион сум акча мәктәп котельняларының газ казаннарын алмаштыруга бүлеп бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International