«Абилимпикс» илкүләм чемпионатының сайлау этабы Россиядә старт алды. Анда Татарстан Республикасы төбәк чемпионатнында җиңүче 104 кеше катнашачак. Ярышлар 13 майдан 5 июньгә кадәр узачак.
Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясенең 5 субъектында (Башкортостан, Чувашия Республикалары, Свердловск, Оренбург, Самара өлкәләре) 32 мәйданчыкта Урал һәм Идел буе федераль округлары арасында сайлап алу этабында катнашачак.
Урал һәм Идел буе федераль округлары арасындагы сайлап алу ярышлары 10 юнәлештәге 46 компетенция буенча узачак – мәдәният һәм сәнгать, мәгариф өлкәсе, IT-технологияләр, сәнәгать һөнәрләре, медицина һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм сервис, икътисад һәм идарә итү, төзелеш, җәмәгать туклануы.