Владимир Желонкин: Урта һөнәри белем бирү системасында максатчан укыту механизмы ачык һәм онлайн форматта

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

13 майда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында урта һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Аны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко алып барды. Утырышта РФ Мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин катнашты.Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе булып максатчан укыту кысаларында белгечләр әзерләү.

Владимир Желонкин хәбәр иткәнчә, 2025/26 уку елындагы кабул итү кампаниясе барышында заказчылар тарафыннан «Россиядә эш» (Работа в России) порталында 70 мең тәкъдим урнаштырылган: 32 меңе — студентлар, ә 37 меңе абитуриентлар өчен. 2025 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында 25 мең килешү төзелгән.

Абитуриентлар һәм студентлар тарафыннан барлыгы 53 317 гариза бирелгән.Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, максатчан килешүне абитуриентлар гына түгел, ә белем бирү оешмаларында инде укып йөрүче студентлар да төзи ала. «Россиядә эш» платформасы мәгълүматларына караганда, белем бирү оешмаларында укучылар тарафыннан 16 мең гариза бирелгән һәм 14,5 меңнән артык килешү төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International