Бу атнада Казанның яшьләр клубларында бушлай мастер-класслар сериясе узачак. Шәһәр халкы өчен макияж, тегү, рәсем ясау, йога буенча дәресләр һәм башка бик күп чаралар оештырыла.
14 майда, «Остаз» клубында тегү буенча мастер-класс оештырыла. Кул эше дәресенә 17:00 сәгатькә Химиклар урамы, 19 нчы йорт адресы буенча чакыралар. Ә 17:30 сәгатьтә, «Олимпиец» клубында (Минусинск урамы, 1 нче йорт, 6 нчы корпус) армрестлинг буенча ярышлар узачак.
15 майда, шәһәр яшьләрен бокс буенча мастер-класска чакыралар. Дәрес 15:00 сәгатьтә «Союз» клубында (Моторная урамы, 31а) булачак.. 17:00 сәгатьтә «Вертолет» яшьләр үзәгендә (Кече Мәскәү урамы, 15) рәсем сәнгате буенча мастер-класс оештырыла. Катнашучылар татар бизәкләрен ясарга өйрәнәчәкләр.
16 майда, казанлыларны «Стрит-арт макияж» мастер-классына чакыралар. Дәрес «Кеды» клубында (Серов урамы, 17) үткәреләчәк. Башлана — 13:00 сәгатьтә, теркәлү телефоны: +7(986)715-15-11
Чаралар 17 майда, «Кояш Нуры» клубында (Зәкиев урамы, 25а) эстрада биюе буенча мастер-класс белән тәмамланачак. Катнашучыларны 19:00 сәгатькә көтәләр.