13 майда Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт-курорт комплексы базасында мәгариф хезмәткәрләренең «ТатЧуМара – 2026» 54 нче республикаара туристлык слетын тантаналы ачу чарасы узды.
Бу слетка ел саен Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл Республикалары педагогик хезмәткәрләрен җыела. Бу спорт чарасы гына түгел, ә команда рухын ныгытуга, педагогларның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын үстерүгә этәргеч бирүче, шулай ук яңа уку елы алдыннан уңай энергия алырга ярдәм итүче мөһим социаль вакыйга да булып тора.