РФ Мәгариф министрлыгына караган педагогик югары уку йортларында комплекслы белем бирү-тәрбия кластерларын булдыру эше алып барыла. Бу чаралар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Әлеге максатларга 2025–2030 елларга 9,5 миллиард сум каралган. Сергей Кравцов сүзләренчә, 2027 елда мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү укытучыларын әзерләү мәйданчыкларын булдыру һәм җиһазлау планлаштырыла; 2028 елда — студентларның тәрбия һәм укудан тыш эшчәнлеге өчен мәйданчыклар; 2029 елда — һөнәри (демонстрацион) имтихан уздыру мәйданчыклары; ә 2030 елда практик әзерлек мәйданчыклары.