«Ветеран йорты каршында парад» бөтенроссия акциясе — хөрмәт һәм хәтер билгесе

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

«Ветеран йорты каршында парад» бөтенроссия акциясе безнең азатлык өчен көрәшкән ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерүче мөһим вакыйгага әверелде.

7 майда Тукай районының Айбулат Якупов исемендәге «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов өчен тантаналы парад оештырды.

Акциядә Калмаш, Шилнәбаш һәм Боюрган мәктәпләре яшьармиячеләре, шулай ук Калмаш мәктәбе укучылары һәм ата-аналары катнашты. Махсус хәрби операция (СВО) һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары да бу мөһим вакыйгага кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International